Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
47 көн калды
Кама Аланы: Марат Мөхәммәдҗанов Сабантуй-2019 да җиңү юлын суыткыч һәм тәкәдән башлый
Мәдәният
  • 11 Июнь 2019 - 14:04
  • Караулар: 33

Кама Аланында (Түбән Кама районы) милли бәйрәм Сабантуй узды. Шәһәр халкын бәйрәм белән котларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов килде.

Бәйрәм чаралары халыклар дуслыгы турында театральләштерелгән кереш белән башланып китте, анда җыр һәм бию аша артистлар ачык йөзле һәм юмарт татар халкын күрсәттеләр. Флагны күтәрү хокукы «Комсервис-НК»тракторчысы Равил Гобәйдуллинга бирелде.

Концерт мәйданчыгында татар, рус, чуаш һәм инглиз телләрендә җырлар яңгырады. Бу көннең зур бәйрәм программасын татар эстрадасы йолдызлары Рөстәм Асаев һәм Айгөл Рәхимова чыгышлары бизәде. Камааланлыларны шулай ук Чаллыдан «Сәйяр» халык бию ансамбле дә сөендерде.

Концерт программасында җирле артистлар - җырчылар, биючеләр, шул исәптән атаклы «Калейдоскоп», җыр коллективлары, барысы да яраткан «Язгөл» ансамбле һәм «Ивушки» ветераннар хоры да катнашты.

Балалар өчен күп кенә күңел ачу чаралары оештырылган иде. Махсус мәйданда үз концерт мәйданчыгы эшләде, бәйгеләр һәм ярышлар, мастер-класслар үткәрелде.

Иң кыю һәм җитезләр спорт һәм халык уеннарында – капчык белән көрәш, авыш бүрәнәдә, чиләк белән йөгерү, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, армрестлинг, туры баганага менү буенча көч сынашты.

Спорт сөючеләр мотоузышларны һәм милли көрәшне күзәттеләр.

Кама Аланында 2019 елгы Сабантуйның абсолют батыры титулына янә Марат Мөхәммәдҗанов лаек булды. Аңа милли бәйрәмнең төп бүләкләре - суыткыч һәм тәкә тапшырылды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*