Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Иртәгә музейлар җәмәгатьчелек өчен бәйрәм оештыра
Мәдәният
  • 17 Май 2019 - 10:26
  • Караулар: 59
18 майда Түбән Камада Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәчәкләр,  бәйрәмнең  махсус программасы да әзерләнгән. 

Бәйрәм  11:00 сәгатьтә комплекслы музей каршында балалар өчен уеннар белән башланып китә.

14.00 сәгатьтән төрле яшьтәге түбәнкамалылар өчен кул эшләре остаханәләре эшли башлый,  декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ярминкәсе оештырыла. Асфальтта рәсем ясау конкурсы, төрле викторина-бәйгеләр дә үткәреләчәк.  

15.00 сәгатьтән "Яраткан шәһәрем" темасына  фотосурәтләр күргәзмәсе ачыла. 

17.00 сәгатьтән Түбән Кама иҗат коллективлары концерты башлана. 

19.00 - 22:30 сәгатьләрдә  "Җан кергән экспозиция" күргәзмәсе тәкъдим ителә. Бәйрәм 80 нче еллар стилендә дискотека белән тәмамланачак.

Әхсән Фәтхетдинов музеенда  "Забавушка" фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. "Рәссам фантазиясе белән иҗат ителгән дөнья" дигән китап күргәзмәсе һәм сәнгать салоны тәкъдим ителәчәк. 

Чараларда катнашу бушлай.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*