Рус Тат
Түбән Камада рәссам Юрий Галузин күргәзмәсе ачыла
Мәдәният
  • 11 Апрель 2019 - 10:51
  • Караулар: 27
12 апрель көнне 16.00 сәгатьтә Түбән Каманың Әхсән Фәтхетдинов музеенда Россия, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлекләре әгъзасы Юрий Галузин күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә рәссамның төрле елларда иҗат ителгән 50дән артык эше -  пейзажлар, натюрмортлар, портретлар тәкъдим ителгән. Гомумән, Юрий Галузин -  Түбән Камада биналарны бизәү буенча да бик күп эшләр башкарган кеше. Олы Афанас авылындагы чиркәү, шәһәр мәчете диварларындагы бизәкләрне заманында ул ясады.

Ачылган көнне  күргәзмәгә керү бушлай. Музей сишәмбе - якшәмбе көннәрендә  10.00 - 18.00 сәгатьләрдә эшли.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*