Рус Тат
Айдар Метшин: “Сез көн саен безгә үз талантыгызны, көчегезне һәм җан җылыгызны бүләк итәсез”.
Мәдәният
  • 25 Март 2019 - 09:33
  • Караулар: 70

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре,

сәнгать эшлеклеләре һәм тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Сез көн саен безгә үз талантыгызны, көчегезне һәм җан җылыгызны бүләк итәсез. Сезнең иҗади эшчәнлегегез һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә Түбән Кама халкы кызыклы һәм матур тормыш белән яши. Сез уздыра торган күп кенә бәйрәмнәр, фестивальләр, конкурслар балалар, яшьләр, өлкән буын кешеләре арасында зур популярлык казанды. Матурлыкны тудыра алуыгыз һәм аны кешеләргә җиткерергә омтылуыгыз өчен рәхмәт.

Хезмәтегез һәрвакыт күз алдында: сез бәйрәмнәр генә уздырып калмыйча, яшь буынга үз талантларын ачуда да ярдәм күрсәтәсез. Түбән Кама муниципаль районы мәдәният учреждениеләре, иҗат коллективларында тәрбияләнүчеләр ел саен республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары булалар. Балаларның җиңү яулавы - остазларының һөнәри яктан югары дәрәҗәдә булуларының ачык дәлиле.

Сезгә илһам, яңа һөнәри казанышлар, озак елларга җитәрлек иҗат дәрте телим. Омтылышларыгыз, талантыгыз һәм осталыгыгыз түбәнкамалылар йөрәгендә иң кайнар хисләр уятсын!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*