70 яшьлеге уңаеннан Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин Татарстан шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга.
16 февральдә җырчы Түбән Камага киләчәк. Ул 18:00 сәгатьтә Халык иҗаты йорты сәхнәсендә (Лемаев мәйданы, 14) чыгыш ясый. Концертка билет бәясе - 500 сум.
Хәзер Альберт Әсәдуллин Санкт-Петербургта яши һәм эшли. Аның иҗаты күпкырлы: ул - легендар "Поющие гитары" ансамбле җырчысы, күп кенә рок-опералар солисты, Гаранянның джаз оркестры белән чит илләрдә гастрольләрдә һәм башка бик күп проектларда катнашучы. Беренче совет рок-операсында Орфей партиясе өчен Альберт Әсәдуллин «Music Week» (Бөекбритания) бөтендөнья музыка журналының махсус дипломына лаек булды.