Рус Тат
15 Май 2019
19:00 - 20:30
19 көн калды
Түбән Камада Россия Милли гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбле чыгыш ясады
Мәдәният
  • 04 Февраль 2019 - 10:27
  • Караулар: 80
Түбән Камада  Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре җыр һәм бию академия ансамбле артистлары хәйрия концерты оештырды. Халык иҗаты йортының тамаша залы тулы иде,  концертка килүчеләр арасында хәтта басып торучылар да булды.



«Песенка фронтового шофёра», «Выйду ночью в поле с конем» кебек рус җырлары белән беррәттән чыгыш ясаучылар татар телендә «Идел бит ул» җырын да башкардылар,  французча да җырладылар. 

Ансамбльнең  сәнгать җитәкчесе журналистлар белән аралашканда, ни өчен академия коллективында «Get Lucky» кебек гадәти булмаган француз  композицияләре дә булуын  аңлатты. "Репертуарның нигезе, аның каркасы - патриотик, халык җырлары, хәрби җырлар, - ди генерал-майор Виктор Елисеев. - Тамашачылар бу җырларга килсен өчен заманча җырларга да кирәк; ә яшьләрне тарту өчен башта алар телендә сөйләшергә кирәк. Шуңа күрә кайчагында без чит ил җырларын да алабыз, ә аннары «Калинка», «Смуглянка», «Эх, дороги» җырларына күчәбез... Мин моны патриотик тәрбия  дип саныйм".



Зал артистлар чыгышын көчле алкышларга күмде. "Академик ансамбль илебезнең элеккеге кайнар нокталарында 155 чыгыш, 155 концерт оештырган, - дип искә төшерде Айдар Метшин ансамбльнең тарихына тукталып. - Бу -  иҗади эш кенә түгел, бу  профессиональлек, патриотизм, бөтенлек, Ватанга мәхәббәт үрнәге булып тора".



Түбән Камадан тыш, Росгвардия ансамбленең Татарстандагы гастрольләре Яр Чаллы, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә уза.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*