ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Камада Раштуа бәйрәме үтте
Мәдәният
  • 08 Гыйнвар 2019 - 12:10
  • Караулар: 165
Шәһәр күләмендә  «Түбән Кама рус җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы башлап җибәргән һәм 29 ел дәвамында үткәрелүче  традицион  «Раштуа очрашулары» булып узды. Түбән Кама мәдәният идарәсе белән берлектә  быел зур бәйрәм программасы әзерләнде, анда төрле  буын кешеләре һәм шәһәр кунаклары катнашты. 



Бәйрәмдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Түбән Кама шәһәре благочинные Александр Колчерин, «Түбән Кама рус җәмгыяте» җитәкчесе Носов Василий Иванович катнашты.



Халык иҗаты йорты бәйрәм рухы белән тулып торды: чыршы тирәли әйлән-бәйлән, җыр-биюләр, төрле уеннар уйналды, кунакларны котларга Кыш бабай, Кар кызы да килгән иде. 



"Түбән Кама халкын, төрле милләт һәм дин вәкилләрен һәрвакыт дуслык һәм дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту эшенә безнең рус җәмгыяте зур өлеш кертә. Ышанам ки, бу тыгыз хезмәттәшлек киләчәктә дә безнең территория өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итү өчен ышанычлы нигез булып хезмәт итәчәк", - диде Айдар Метшин.



Түбән Камада Раштуа бәйрәме бик күңелле үтте. Аерым башкаручылардан тыш, дистәләгән иҗат коллективлары да бәйрәмгә үз өлешен кертте.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар