Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Камада "Эллиот: иң кечкенә болан" мультфильмының премьерасы узды
Мәдәният
  • 05 Декабрь 2018 - 13:35
  • Караулар: 29
Түбән Каманың рәсми сайты "Синема 5" кинотеатры белән берлектә «Кинога барабыз» рубрикасының яңа чыгарылышын тәкъдим итә. Бу юлы сүз  "Эллиот: иң кечкенә болан"  ("Эллиот: Самый маленький олень")  гаилә анимацион фильмы турында барачак.



Чыннан да,  мультфильмда  күп кенә уңай моментлар бар, дип билгели безнең хәбәрче Гөлнара Садыйкова.  Төп геройның уңай сыфатлары булып, ихтыяр көче һәм характеры, командада эшли белүе, ярдәм итәргә һәм дуслык кыйммәтләрен аңларга әзер булуы тора. Сүз уңаеннан, биредә вегетарианлык идеясен алга җибәрү  үзәк темаларның берсе булып тора.



Сезгә төп серне ачабыз: Эллиот  - болан түгел, ә кечкенә ат. Ул  Сантаның чанасына җигеләчәк боланнар бәйгесендә катнашыр өчен  Төньяк полюска юл тота. Журналист Корки ачыклаганча,  Эллиот  җылы якларда яши, анда үз барын ачып, смузи әзерләү белән шөгыльләнә икән. 

Картинада тормышта  үз фикерләреңне аңлата белү мөһимлеге дә күрсәтелә.  Авторлар тамашачыга нәкъ менә шәхеснең кыйммәте турында сөйли. Кастингта  биек һәм мөгезле боланнар арасында  Эллиот үзен уңайсыз хис итә һәм көндәшләренә охшарга омтыла. Әмма тормыш аңа үз йөзен  күрсәтергә ярдәм итә.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*