Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Камада күп балалы гаиләләр арасында халыкара циркка билетлар уйнатыла
Мәдәният
  • 04 Декабрь 2018 - 14:40
  • Караулар: 29
Түбән Каманың рәсми сайты һәм Халыкара Демидовлар циркы блиц-фотоконкурс игълан итә! Анда күп балалы гаиләләр катнаша ала.

Конкурс  5 декабрь кичке 17.00 сәгатьтә төгәлләнә, шуңа күрә катнашучыларның вакыты бик аз. Нигезләмә буенча, бәйгедә катнашучы  иң яхшы гаилә фотографиясен сайлап алырга һәм аны https://vk.com/nknews битендә урнаштырырга, әлеге бәйге турында белдерүне үз битенә репост итеп күчерергә тиеш.

Җиңүче гаиләсе белән циркка бару өчен билетларга ия булачак.

Демидовларның халыкара циркы  -    үз эченә заманча технологияләр һәм дөнья дәрәҗәсендәге цирк номерлары кергән шоу. Артистлар Җир шарының төрле почмакларыннан җыелган. Программада ак юлбарыслар һәм ак арысланнар, мотокаскадерлар, бауда йөрүчеләр, пычак ыргытучылар, клоуннар һәм башка бик күп чыгышлар бар.

Цирк Түбән Камада 9 декабрьгә кадәр булачак. Билетлар 600 сумнан 1300 сумга кадәр. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*