Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Кама Аланы китапханәсе ачылуга 65 ел тулды
Мәдәният
  • 27 Ноябрь 2018 - 09:52
  • Караулар: 45
Кама Аланы китапханәсе үзенең ачылуына 65 ел тулуны билгеләп үтте. Китапханә хезмәткәрләрен  юбилей датасы белән котларга  даими укучылар һәм башка китапханәчеләр килде.

Китаханә тарихы 1953 елдан башлана. Беренче китапханәгә нигез салучы Михаил Каленов булган. Ул 30 елдан артык гомерен китапханә эшенә багышлый. Озак вакытлар китапханә күп катлы йортның  бер фатирында урнашкан  була. 2012 елда китапханәне  "Успех" балалар иҗаты үзәгенә күчерәләр. Бүген китапханә фонды 40 мең данәдән артык китапны тәшкил итә.

Инде алтынчы ел китапханә белән Светлана Акзигитова  җитәкчелек итә. Ел дәвамында китапханәгә 6 меңнән артык китап укучы йөри. Кама Аланы китапханәсе мәгълүмат үзәге генә түгел, мәдәни-ял итү үзәге дә булып тора. Биредә тематик күргәзмәләр һәм төрле очрашулар оештырыла, кызыклы  чаралар үткәрелә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*