Рус Тат
Бүген рәссам Александр Петров күргәзмәсе ачыла
Мәдәният
  • 09 Ноябрь 2018 - 07:51
  • Караулар: 12
Әхсән Фәтхетдинов музее Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Петровның "Мәхәббәт офыклары" күргәзмәсен ачу тантанасына чакыра.

Александр Петров Россиядә һәм чит илләрдә шәхси һәм күмәк күргәзмәләрдә катнашты. Аның эшләре Казанда сынлы сәнгать дәүләт музее фондында, Чаллы, Әлмәт картиналар галереяләрендә, Алабугада М. Цветаева әдәби музеенда һәм башка оешмаларда саклана. Александр Петров эшләрен Россиядә, ерак һәм якын чит илләрдә рәсем сәнгатен бәяләүчеләрнең шәхси коллекцияләре тулыландыра.




Бүген күргәзмәне карарга керү бушлай. Калган көннәрдә өлкәннәр өчен билет – 100 сум, мәктәп укучыларына – 60 сум, студентларга – 80 сум.

Адрес: Красный Ключ бистәсе, Яр буе урамы, 6. Телефон: 44 -75 -15.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*