Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Рөстәм Миңнехановка Түбән Кама Халык иҗаты йортын төзекләндерү концепциясен тәкъдим иттеләр
Мәдәният
  • 10 Октябрь 2018 - 12:56
  • Караулар: 82
Кичә, 9 октябрьдә, Казанда Татарстан Республикасы Президентына "МАРШ-2018" архитектура воркшопында катнашучылар Республиканың социаль-мәдәни үзәкләренең архитектур концепцияләрен һәм аларны контент белән тулыландыру планын тәкъдим иттеләр. Чара "Смена" заманча мәдәният үзәгендә узды.



Әлеге чарада Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, шәһәрнең архитекторы Эмиль Сираҗетдинов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбәракшина һәм Халык иҗаты йорты җитәкчесе Инга Баһавиева катнашты.




Билгеле булганча, сентябрьдә социаль-мәдәни объектлар белән идарә итү өлкәсендә тьютор-белгечләр җитәкчелегендәге яшь архитекторлар командасы Татарстан Республикасы социаль-мәдәни үзәкләрен үстерүнең архитектура концепциясен эшләде. Быел "МАРШ"та беренче тапкыр Татарстан яшьләр үзәкләрен, яшүсмерләр клубларын, сәламәтләндерү лагерьларын һәм мәдәният йортларын төзекләндерүнең архитектур концепциясе эшләнгән.



Мондый хезмәттәшлекнең инициаторы  - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы. Воркшопны оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды, "МАРШ" архитектура мәктәбе.

Рөстәм Миңнехановка Казанның Химиклар мәдәният сараен, “Кластер” яшүсмерләр клубын, Бөгелмәдә Губин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерен, Түбән Кама шәһәрендә Халык иҗаты йортын үзгәртеп кору проектлары тәкъдим ителде. Моннан тыш, архитектур воркшоп кысаларында, Яр Чаллыдагы “Нур” яшьләр үзәген, Әлмәттә яшьләр үзәген, Бөгелмә шәһәрендә Яшьләр сараен үзгәртеп эшләү буенча проектлар әзерләнгән.

 «МАРШ-2018» архитектура воркшопы командасы Халык иҗаты йортының подвал өлешендә репетицион база,  1нче катта -   вестибюль, концерт залы, гардероб һәм кафеларны; 2нче катта — административ блок, күпфункцияле мәйданчыклар, иҗади остаханәләр, ана һәм бала бүлмәсе, бию заллары булдырырга тәкъдим итә.



Классик креслолы кинотеатр урынына амфитеатр булдырырга тәкъдим ителә, аны төрле чаралар өчен кулланырга мөмкин.

Залның оригиналь фурнитурасын, акустик дивар панельләрен саклау, ишекләрне, җәмәгать зоналарында гипс асылмалы түшәмнәрен өлешчә реконструкцияләү һәм торгызу каралган. Паттерн бинаның фойесында һәм фасадында, шулай ук Халык иҗаты йортының айдентикасында кулланылачак. 




Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектларны уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, проектлар бик кызыклы, һәм креатив идеяләр кулланылырга тиеш. 

«Булган потенциалдан файдаланырга кирәк, – диде ул. – Элек мондый мөмкинлек юк иде. Бүген безнең белгечләребез, архитекторларыбыз бар. Идеяләр бар, - аларны гамәлгә ашырырга мөмкин. Иң мөһиме – инвестицияләрне дөрес файдаланырга».


Чыганак:park.tatar, president.tatar.ru



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*