Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Түбән Кама комплекслы музеенда рәссам Галимҗан Гарипов күргәзмәсе ачыла
Мәдәният
  • 07 Октябрь 2018 - 18:41
  • Караулар: 77
9 октябрь көнне 16: 00 сәгатьтә шәһәр музеенда Түбән Кама рәссамы Галимҗан Гариповның күргәзмәсе ачыла. Биредә 50дән артык эш тәкъдим ителгән. Күргәзмә рәссамның 70 еллык юбилеена багышлана.

Галимҗан Гариповның бөтен гомере иҗат белән бәйле. Мәктәпне тәмамлауга  ук ул рәссам-бизәүче булып эшли башлый. Кытай чигендә өч ел хезмәт итеп, кинотеатрда рәссам, аннары зәркәнче булып эшли. 1975 елда  "Абрамцево" сәнгать-сәнәгать училищесында квалификация күтәрү курслары уза, ювелир-модельер һәм гравер була.

1980 елда Галимҗан Гарипов Түбән Камага килә. Ремонт-механика заводында рәссам-бизәүче  булып эшли. Соңрак рәсем ясый башлый. Ул  11 мәртәбә  шәхси күргәзмәсен оештырган. Рәссам картиналары Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә дә урын алган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*