Рус Тат
Һәвәскәр кино төшерүчеләрне «Кинодебют» фестивалендә катнашырга чакыралар
Мәдәният
  • 06 Октябрь 2018 - 12:51
  • Караулар: 30
Кинофестиваль Алтайның мәдәният һәм архив эше буенча идарәсе тарафыннан үткәрелә, дип хәбәр итә  ТР Мәдәният министрлыгы. Чараның максаты һәм бурычлары: Россиянең сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыруда булышлык күрсәтү.

Фестивальнең беренче туры – сайлап алу, ул 2018 елның 20-23 октябрендә узачак. Аңа яшь ягыннан чикләүләрсез  юридик һәм физик затлардан, иҗади студияләрдән, үзешчән авторлардан заявкалар кабул ителә. Эшләр оригиналь видеоматериалга нигезләнгән булырга тиеш.

Уен, документаль, фәнни-популяр һәм мультипликацияле фильмнарны кинематографистлар, югары һәм урта белем бирү учреждениеләре укытучылары, мәдәният, туристлык оешмалары һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган профессиональ жюри бәяләячәк.

 Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

• тулы метражлы уен фильмы;

• кыска метражлы уен фильмы;

• телевидение сюжеты, видео-портрет;

• клип;

• анимация.

Беренче турны уңышлы узган видеохезмәтләр 2018 елның 24-26 октябрь көннәрендә «Премьера» кинотеатрының зур экранында күрсәтеләчәк (Барнаул шәһ., Крупская ур., 97).

Шунда ук 26 октябрьдә “КиноДебют” һәвәскәр кино фестиваленә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү узачак.

Катнашу өчен 2017 елның 20 октябренә кадәр заявканы, dvd, avi, mp4, mpeg, m2ts форматларының берсендә сакланган видеоматериалны почта аша яки шәхсән килеп тапшырырга (адрес: 656031, Барнаул шәһ., Крупская ур., 97); altkinocenter@mail.ru электрон почтасына юлларга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8 (3852) 62-80-54.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*