Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Әхсән Фәтхетдинов музеенда рәссам Илдус Мортазин күргәзмәсе ачыла
Мәдәният
  • 04 Октябрь 2018 - 14:35
  • Караулар: 59

Бүген, 4 октябрь, 16.00 сәгатьтә  Әхсән Фәтхетдинов  музеенда Түбән Кама рәссамы Илдус Мортазин  күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә  рәссамның  65 картинасы тәкъдим ителәчәк. 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазинның хезмәтләре Казанда Татарстанның сынлы сәнгать музеендаТР милли музеендаЯр ЧаллыӘлмәт шәһәрләре картиналар галереяләрендә, Болгар тыюлыгы музеенда, Түбән Кама шәһәре музеенда саклана. Иҗат эшләре «Россия сәнгате», «Россия -  Ватаным минем», «Алтын пумала», «Зур Идел», «Татарстан рәссамнары», «Нефть регионының сынлы сәнгать осталары», «Татарстан рәссамнар берлегенә 70 ел» һ.б. альбомнарга кертелгән.

Бүген күргәзмәгә керү бушлай. Калган көннәрдә билет  бәясе – 100 сум, студентлар өчен – 80 сум, мәктәп укучыларына – 60 сум. 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*