Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
“Россиянең мәдәни байлыгы буларак татар халык музыка сәнгате” исемле X Ачык фестиваль-конкурс игълан ителде
Мәдәният
  • 18 Сентябрь 2018 - 15:47
  • Караулар: 64
X Ачык Мәскәү өлкәсе фестиваль-конкурсы Мәскәү өлкәсе мәдәният министрлыгы тарафыннан Россия төбәкләре һәм Мәскәү өлкәсе шәһәрләрендәге өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен гамәлгә куелган һәм 2 елга бер тапкыр үткәрелә. Фестиваль-конкурс 2018 елда күренекле татар композиторлары Р.Яхин, С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов иҗатларына багышлана, дип яза http://mincult.tatarstan.ru/tat/.

Чараның максатлары һәм бурычлары:

-  төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту;

- илебезнең күпмилләтле халкын татар музыка сәнгате казанышлары белән таныштыру;

- татар халкының музыка һәм милли-мәдәни традицияләрен саклау һәм пропагандалау;

- Россиянең төрле төбәкләре һәм шәһәрләрендәге сәнгать, музыка  мәктәпләрендә, үзәкләрендә һәм учреждениеләрендә белем алучы балаларны якынайту һәм рухи яктан баету;

- сәләтле балаларны, милләтенә бәйсез рәвештә, республика һәм өлкә фестивальләрендә һәм конкурсларда катнашырга чакыру;

- яшь талантларга ярдәм итү;

- милли музыканы өйрәтүче мөгаллимнәргә этәргеч бирү.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*