Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
VI «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү бара
Мәдәният
  • 16 Сентябрь 2018 - 13:14
  • Караулар: 68
VI «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә, дип хәбәр итә http://minmol.tatarstan.ru/. Гаризаларны агымдагы елның 25 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин.  

Сайлап алу этабы Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә урнашкан мәдәният сарайларында үтәчәк, ә гала-концертны 16 ноябрьдә «Пирамида» сәхнәсендә уздыру планлаштырылган.

Фестивальдә предприятие, учреждение һәм оешмаларның төрле тармакларында эшләүче егет һәм кызлар катнаша ала. «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» (нәфис сүз, СТЭМ, цирк, мода театры, пантомима, буффонада, номерлар бергәлеге) номинацияләрендә иҗади сынау кысаларында яшьләр үз сәләтләрен күрсәтә алачаклар. Фестивальнең суперфиналына үткән команда «Безнең предприятие - Татарстанның киләчәге!» темасына өстәмә проект  әзерләргә тиеш була.

Гран-при иясенә ТР Президенты күчмә кубогы һәм 250 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә.

Тулырак мәгълүмат биредә: http://www.bzzm.ru
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*