Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Нардуганлылар – халыкара бәйге җиңүчеләре
Мәдәният
  • 09 Апрель 2018 - 15:12
  • Караулар: 89

Узган атнада Санкт-Петербург шәһәрендә “Кечкенә Моцарт” халыкара балалар иҗаты бәйгесе үткән. Татарстан Республикасын һәм Түбән Каманы анда шәһәрнең “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле коллективы тәкъдим иткән. 

Чулпан Габидуллина җитәкләгән әлеге төркем бәйгедә милли композиция һәм дөнья халыклары биюләрен башкарганнар. Биредә алар 7-10 яшьлекләр арасында берничә номинациядә чыгыш ясаганнар. 


Кече яшьтә булуларына карамастан, нардуганлыларның чыгышлары хөкемдарлар күңеленә хуш килгән. Нәтиҗәдә, якташларыбыз бәйгенең Гран-При кубогына ия булганнар. Моннан тыш, I-дәрәҗә лауреат исемендәге 3 кубок һәм II- дәрәҗә лауреат исеме алуга да ирешкәннәр.

Фото: vk.com/uk_nk


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*