Рус Тат
"Җырлыйк әле" тапшыруы коллективы - Түбән Камада
Мәдәният
  • 09 Март 2018 - 06:43
  • Караулар: 107

«Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең чираттагы концерты узды. Бу юлы кунакка Татарстан башкаласыннан «Җырлыйк әле» тапшыруы коллективы килде, дип яза  "Туган як". 

Традиция буенча, кунакларны «Ләззәт» ансамбле җырчылары каршы алды. Кайберәүләр танышлары белән аралашты, икенчеләр биеп алдылар. Сәхнә артында исә репетиция тәмамланды, артистлар тамашачылар алдына чыгарга әзер. 

«Җырлыйк әле» тапшыруының авторы Нәҗип Бәдретдиновны күргәч, аның янына ашыктым.

– Түбән Камада бик күп тапкыр булганым бар. Шушы тапшыруларга әзерләнгәндә килгәнем булды. 18 ел эчендә 40ка якын тапшыру төшергәнбездер. Түбән Камада татар мохите көчле, Әлмәт, Чаллы, Лениногорскида алай ук түгел, – ди ул. – Сәхнәдә чыгыш ясау зур җаваплылык сорый. Әмма яшь булсалар да, егет-кызларыбыз – профессионаллар.

Сүз уңаеннан, концертта катнашырга Алабуга һәм Яр Чаллы кунаклары да чакырылган иде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Людмила Гатауллина студентлары Ләйсән Рәхимова һәм Айназ Гайсин белән килгән. Яшьләр, тапшыруда катнашып, җиңү яулаганнар. Укытучылары әйтүенчә, алар бик сәләтле. Мәсәлән, Магнитогорскида узган халыкара конкурста Ләйсән гранприга лаек булган.

Тамаша залы халык белән тулы. Ә сәхнәдә – без телевизор экраннарында гына күргән «Җырлыйк әле» тапшыруының алып баручылары Алинә һәм Азат Кәримовлар һәм музыкантлар: барабанчы Николай Кириллов, скрипкачы Динә Закирова, гитарачы Марсель Шәмсетдинов, синтезаторда уйнаучы Сәйдәш Гарифуллин һәм тапшыруның авторы – баянчы, Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов.

Традиция буенча, концерт «Җидегән чишмә» көеннән башланды. Тамашаның музыкаль интервью рәвешендә алып барылуы бик тә отышлы булды. Халыкка, тапшыру турында кызыклы мәгълүмат бирү белән бергә, артистлар чыгышын карау мөмкинлеге дә тудырылды.

– 2000 ел иде ул. Республика Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев телевизордан Татарстанда тәүлек буе эшләячәк яңа канал ачылачагын игълан итте. Ә минем күңелемдә йөрткән хыялым бар – татар җырларына нигезләнгән күңел ачу тапшыруын булдыру. Шул фикер белән җитәкчелеккә мөрәҗәгать иттем, һәм өч-дүрт айдан эфирга да чыктык, – дип, тапшыру тарихын сөйли Нәҗип әфәнде.

Тапшыруда ул танылган артистларны түгел, ә нәкъ менә җирле үзешчәннәрне күрергә тели. Шуңа күрә тапшыру дәвамлы да, кызыклы да. Иң мөһиме – анда эфирда сирәк яңгырый торган, әмма халык күңеленә якын булган җырлар башкарыла. Телевидение җитәкчелеге шоу алымнары кертүне таләп иткәч, баштагы елларда ул музыкаль табышмак һәм ребус рәвешендә бара. Программаны Нәҗип әфәнде белән бергә укыган Айдар Фәйзрахманов 12 ел дәвамында алып бара.

– Нәрсәгәдер, аннары аның янына бер хатын-кызны бастырып куйдылар. Мондый тапшыруда музыкадан ерак булган кеше кирәкме инде? Күпмедер вакыт узгач, мине чакырып алып, тапшыруның рейтингы төште, сезне ябабыз, башка тапшыру эшлибез, диделәр. Пенсия яшенә җиткән идем, шуңа күрә артык кайгырмадым. Әмма урамда очраган кешеләр туктатып: «Тапшыруны ник яптырдың?» – дип мине еш ачуланалар иде, –дип дәвам итә сүзен Нәҗип Бәдретдинов.
«Җырлыйк әле»не зәңгәр экраннарга халык мәхәббәте кайтара: канал җитәкчелегенә хатлар язалар, шалтыраталар. Нәҗип әфәндедә Америка татарлары язган хат та саклана. Түбәнкамалыларга бик тә рәхмәтле ул: аксакаллар шурасының, Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге ярдәме дә зур була. Нәтиҗәдә, тапшыруны кайтарырга карар кылына. Нәҗип әфәнде алып баручыларны – ирле-хатынлы яшь, сәләтле җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовларны, оркестрны үзе сайлый.

Сүз уңаеннан, Алинә Түбән Камада туган, күпмедер вакыттан соң әти-әнисе белән күченеп киткән, Азат исә туганнарының 90 процентының биредә яшәвен әйтте. Кәримовларның бер кызлары бар, икенчесе апрель аенда туарга тиеш. Әмма Алинәгә йөклелек һич комачауламый – сәхнәдә очып кына йөри ул. Алинә башкаруында яңгыраган «Вәгъдә», «Хәтфә» җырларын тыңлаганда, янымда утырган апалар: «Бу бит бик элекке җыр. Бигрәк матур җырлый», – диештеләр. Азатның тавышы гайрәтле, шул ук вакытта моңлы да. Залдагылар да рәхәтләнеп кушылып җырлады. Һәр чыгыш ясаучыны алкышларга күмделәр. Җырлаучыларның күбесе яшьләр булуы куандырды. Алар – телебезне, мәдәниятебезне онытмаучы, халыкның татар моңына сусаган күңелен басарга ярдәм итүче егетләр һәм кызлар. Чаллы кунакларын – композитор Илгиз Закировны һәм кызы автор-башкаручы Гөлназ Закированы да тамашачы үз итте.

Сәхнәдә чыгыш ясаучы бердәнбер түбәнкамалы автор-башкаручы, «Илһам» татар эстарда ансамбле җитәкчесе Илһам Хисмәтуллин булды. Аның «Ашыгулар ялгышуга була» җырын башкарганнан соң, җырчыны сәхнәдән җибәрергә теләмичә, халык тагын аның «Серле күзләр» җырын да башкаруын сорап алкышлады:
– Түбән Кама иҗат коллективлары, педагогия көллияте студентлары белән күп очраштык, тапшырулар ясадык. Тик менә шәһәрегездә музыка көллияте була торып, аларны күргән булмады. Бу студентлар гаебе түгел, әлбәттә. Җитәкчеләре татар мәдәнияте, мохите турында уйларга тиеш, – дип бераз ризасызлыгын белдерде Нәҗип Бәдретдинов.

Зал белән дә уен оештырылды. Нәҗип Бәдертдинов баянда уйнаган «Баламишкин», «Мәрфуга», «Шахта көе» җырларына тамашачылар бик теләп кушылдылар.

Концерт ике сәгать ярымлап барса да, сизелмичә үтеп китте. Тәмамланыр алдыннан сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев һәм баш архитектор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Фирдәвис Ханов менеп, «Җырлыйк әле» коллективына һәм артистларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр, Алабуга кунакларына «Җидегән чишмә» китабын, хәйрияче Рафис Мостафинга үз портреты уеп ясалган барельеф һәм бюстын тапшырдылар.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА язмасы. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*