Рус Тат
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы бүлеге «Остаз» түгәрәгенә дәшә
Мәдәният
  • 06 Март 2018 - 16:07
  • Караулар: 141

Конгрессның Түбән Кама бүлеге әлеге мөмкинлеккә коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Хөкүмәте гранты оту аркасында ирешә алган. Нәтиҗәдә, кече һәм урта яшьтәге кызларыбызны милли сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә, кул эшләренә якынайту өчен менә дигән мөмкинлек туган.


Түгәрәккә җитәкчелек итү бурычын 3нче мәктәпнең технология фәне укытучысы Алсу Гыйниятуллина үз өстенә алган. Кызлар инде милли киемнәрдән калфак, түшлек тегү һөнәрләренә өйрәнгәннәр, киләчәктә фетр, тозлы камыр кебек материаллардан сувенирлар әзерләргә, чигү осталыгын үзләштерергә планлаштыралар. Беренче кул эшләреннән махсус күргәзмә дә оештырылган.



«Остаз» түгәрәге Халыклар дуслыгы йортында алып барыла. Түгәрәккә 8-12 яшьлек кызлар кабул ителә. Дәресләр һәр атнаның сишәмбе, җомга көннәрендә 14.00 -15.00 сәгатьләрдә үтә.

Адрес: Химиклар проспекты, 74б, 223нче бүлмә.

Белешү өчен телефоннар: 8-950-310-87-31, 8-917-255-27-50.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*