Рус Тат
“KoVёR” үз ишекләрен ача
Мәдәният
  • 10 Октября 2017 - 07:36
  • Просмотров: 23

Түбән Каманың Мәктәп бульварында урнашкан элеккеге дискоүзәк бинасында тиздән   яшьләр өчен   “KoVёR” дип исемләнгән яңа үзәк эшли башлаячак.

“13 октябрьдә Түбән Каманың яшь буын вәкилләре өчен мөһим вакыйга булачак: Мәктәп бульварындагы дискоүзәк базасында урнашкан “KoVёR” яшьләр  инициативасы  үзәге эшчәнлегенә старт биреләчәк”, -дип белдерде шәһәр мэры Айдар Метшин.

Шәһәр мэры сүзләренчә, элеккеге вакытларда   яшь түбәнкамалыларның яраткан урыны булган әлеге бинага моношәһәрләр өчен  “Төзекләндерүдә 5 адым” федераль программасы кысаларында кабат яңа сулыш өрелде. Үзәкнең төп максаты – сәләтле, инициативалы, креатив Түбән Кама яшьләренең  иҗади үсеше  һәм иҗтимагый билгеләнеше өчен  барлык шартларны тудыру.

 


Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар