Рус Тат
Айдар Метшин Меdia Proof – 2017 форумы эшчәнлегенә йомгак ясады
Мәдәният
  • 09 Октябрь 2017 - 14:59
  • Караулар: 73

Бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Мэры Айдар Метшин үткән атнада Түбән Камада булып узган Меdia Proof – 2017 форумы эшчәнлегенә йомгак ясады. Форумда илнең төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Екатеринбург,Түбән Новгород, Пермь, Чабаксар, Уфа, Ижау, Тверь, Псков, Чиләбе өлкәләреннән 450дән артык журналист катнашты, кунаклар арасында Майаминың (США) рус телендә чыгучы журналы вәкилләре дә бар иде.


Журналистлар өчен фестивальләр Түбән Камада элегрәк тә үткәрелеп килде. Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, бу юлы медиафорум яңа форматта үтте һәм катнашучылар тарафыннан лаеклы бәясен алды. Түбән Камада узган ике көнлек форум кысаларында бүгенге көн журналистикасының иң алдынгы тәҗрибәсе өйрәнелде. Шәһәр башлыгы Түбән Каманың, беренче чиратта, эре сәнәгать үзәге буларак билгеле булуын, федераль дәрәҗәдә иҗади мохиттә артык танылган шәһәр булмавын билгеләп, форумга әзерлек вакытында катнашучыларны җәлеп итүдә кайбер шикләр булуын, ләкин форумның беренче көнендә үк бу шикләрнең юкка чыгуын да билгеләп үтте. 

Шунысын да искәртик, форумнан җыелган акчалар Түбән Камада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ачылырга тиешле “Рубаха” үзәген төзекләндерү өчен тотылачак.


Форумда катнашучылар әлеге чараның югары дәрәҗәдә, нык әзерлек белән үтүен билгеләделәр. Айдар Метшин форумны әзерләү һәм үткәрүдә, шулай ук финанс ягыннан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.



Айдар Метшин сүзләренчә, форум кысаларында без үз шәһәребезнең туристлык өлкәсендәге мөмкинлекләрен дә бәяли алдык. Әлбәттә, Түбән Кама шәһәренең иҗтимагый киңлекләре, шәһәр үзе кунакларга бик ошады, ләкин безнең әле кунакханәләр торышы, җәмәгать туклануы мәсьәләсендә кайбер кимчелекләрне төзәтәсебез бар.

Айдар Рәис улы шулай ук катнашучыларның киләсе елда да әлеге медиафорумны Түбән Камада үткәрү мөмкинлеге белән кызыксынуларын белдерде. Моңа каршы ул Түбән Каманың әлеге чараны ел саен үзебездә үткәрү яклы булуын җиткерде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*