Рус Тат
Media Proof -2017 форумы катнашучылары Кама яр буенда төнге тамашага җыелды
Мәдәният
  • 06 Октябрь 2017 - 14:52
  • Караулар: 69

Түбән Камада Media Proof - 2017 форумы үз эшен дәвам итә. Бүген форумда үз эш тәҗрибәләре белән Сергей Карпов, Ольга Сидорова, Юлия Заһитова, Мария Долгополова чыгыш ясадылар, аларның чыгышлары җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде. Сәгать ярымлык төшке аштан соң, Никита Белоголовцев, Анна Савина, Артем Петров чыгышлары көтелә. Кич белән исә форумда катнашучылар Түбән Кама буйлап төнге уен-тамашага җыелачак. Farolero World перфоманс элементлары кертеп оештырылган әлеге тамашада кичә шәһәр мэры Айдар Метшин да катнашты. 

Төнге тамаша Каманың төзекләндерелгән яр буенда үтте. Кунакларга әлеге тамашаны кулына фонарь тоткан әкият персонажы тәкъдим итте. Серле музыка астында барган әлеге уен-спектакльдән барлык катнашучылар да канәгать калды. Шунысын да искәртеп үтик, әлегә кадәр Farolero World форматындагы мондый чаралар дөньяның 3 шәһәрендә - Эдинбург, Барселона һәм Казанда гына үткәрелгән булган.

“ Мин - журналист, шуңа күрә тормышта бик күп кызыклы вакыйгалар белән очрашырга туры килде, - дип, үз кичерешләре белән уртаклашты “Татар-информ” агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков. – Түбән Камада туристлар өчен махсус программа булачагын ишеткәч, нәрсә белән шаккаттырырлар икән дип уйладым. Өстәвенә, мине гаҗәпкә калдыру бик кыен. Ләкин анимацияле төнге урам спектакле миңа бик ошады...”

РБК басма продуктлар арт-директоры Дмитрий Девишвили исә форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп, Түбән Каманың аңа бик ошавын белдерде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*