Рус Тат
Аттракционнар паркында Бөтенроссия буяулар фестивале узачак
Мәдәният
  • 14 Июль 2017 - 11:54
  • Караулар: 125

16нчы июль көнне 14.00 сәгатьтә Түбән Каманың Аттракционнар паркында Бөтенроссия буяулар фестивале узачак. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Буяулар фестивале – җәй, шатлык һәм төсләр бәйрәме. Фестиваль программасында төрле күңел ачу чаралары, Түбән Кама иҗат коллективлары чыгышы, кызыклы уеннар уздырылачак.

Фестивальдә катнашырга теләүчеләрнең яшьләре чикләнмәгән, керү бушлай.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*