Рус Тат
Алабугада Спас ярминкәсе узачак
Мәдәният
  • 13 Июля 2017 - 15:30
  • Просмотров: 95

Спас ярминкәсендә катнашу өчен инде 520 һөнәрче теләк белдергән. Бу хакта http://efir24 каналы хәбәр итә. Мәгълүм булганча, һәр елны август башында республиканың Алабуга шәһәрендә Спас ярминкәсе уздырыла. Патшалар заманыннан, Кама елгасы буенда урнашкан Алабуга төбәге әле сәүдәгәрлек шәһәрчеге булган чордан ук тарихка кереп калган һәм соңгы елларда җирле музей-тыюлык тарафыннан торгызылган әлеге бәйрәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче декоратив-гамәли сәнгать осталарын үзенә җыя. 

Һөнәрчеләр биредә агачтан, күннән, йоннан, балчыктан, тимердән һ.б. ясалган кул эшләрен халыкка тәкъдим итәләр. Мәсәлән, Үзбәкстан осталары бирегә балчыктан эшләнгән әйберләр һәм пычаклар, ә Дон осталары исә күн эшләнмәләр алып киләчәк дип яза «Татар-информ».

Быел үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтүче Спас ярминкәсе 4-6нчы август көннәрендә үтә. Гадәт буенча, ярминкә рәссам Иван Шишкин музей йорты каршындагы Шишкин буасы янында уздырыла.
Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар