Рус Тат
Түбән Кама вәкилләре - Санкт- Петербургта
Мәдәният
  • 12 Июля 2017 - 14:23
  • Просмотров: 95

Айдар Метшин җитәкчелегендәге эш төркеме Псков шәһәренә барып, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңай шартлар тудыру тәҗрибәсе белән танышты.Хәзерге вакытта исә алар - Санкт-Петербург шәһәрендә. Түбәнкамалылар биредә яшьләр үзәкләре эшчәнлеге белән танышалар, чөнки “Төзекләндерүдә биш адым” программасы кысаларында шәһәребезнең Мәктәп бульвары урамында яшьләр өчен яңа үзәк ачу планлаштырыла.

Санкт-Петербургта безнең делегация бүген сәнгать әһелләре өчен эшләп килүче иҗат йортында булды. Рәссамнар, сынчылар, музыкантлар һ.б. өчен оештырылган әлеге үзәктә иҗат белән шөгыльләнү һәм үз сәләтеңне ачу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Түбән Кама вәкилләренә экскурсияне костюмнары Америка, Азия, Европада тәкъдим ителгән, халыкара танылган дизайнер Алина Герман үткәрде.



Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар