ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: "Янгыннан саклау буенча көндәлек киеренке хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм"
Иминлек
  • 30 Апрель 2020 - 05:10
  • Караулар: 21

Хөрмәтле дәүләт янгынга каршы сак хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия янгын сагы көне белән котлыйм!

Сез тормыш өчен куркыныч булган афәтләрнең берсе - ут белән көрәшкә күтәреләсез, беренче чакыру буенча ук, бәлага юлыкканнарга ярдәмгә киләсез һәм эшегездә югары осталык һәм батырлык үрнәге күрсәтәсез. Безнең район халкы югары квалификацияле белгечләр һәм чын профессионалларның ышыгы астында торуына ышана ала.

Янгыннан саклау буенча көндәлек киеренке хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Түбән Кама районы янгын сагының чишмә башында торган һәм яшь алмаш тәрбияләгән хөрмәтле ветераннарыбыз алдында баш иям.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның сезне кайгыртуын һәм аңлавын, авыр хезмәтегездә уңышлар һәм бәхет телим.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры,

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*