ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде
Иминлек
  • 02 Апрель 2020 - 07:58
  • Караулар: 20

Айдар Метшин Түбән Каманың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән онлайн-режимда киңәшмә үткәрде. Бу хакта шәһәр башлыгы Instagram сәхифәсендә хәбәр итте.

Айдар Метшин предприятиеләрдә коронавирус таралуга каршы мөмкин булганның барысы да эшләнүен аңлатты. «Без һәр җитәкче белән нинди чаралар күрелүе турында җентекләп фикер алыштык, - дип сөйләде Түбән Кама мэры. - Хезмәткәрләрнең бер өлеше өйдә эшләүгә күчерелгән, сменалап эшләүче персоналны саклау буенча өстәмә чаралар күрелгән. Түбәнкамалылар эшкә йөри торган вахта мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Барлык җәмәгать транспорты җентекләп эшкәртелә, салоннар эчендә профилактиканың барлык чаралары да үтәлә. Шулай ук вахта рейслары санын арттыру турында карар кабул ителде».

Айдар Метшин бүгенге шартларда һәрберебездән дисциплина, килеп туган хәлгә аңлы мөнәсәбәт таләп ителүен тагын бер кат искәртте. «Мин барлык таләпләрне дә үтәргә чакырам! - дип яза Түбән Кама муниципаль районы башлыгы. - Әгәр дә сез эшкә йөрмисез һәм урамга чыгу зарурлыгы юк икән - өегездә торыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!»

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*