ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Татарстанда кар, буран, бозлавык көтелә
Иминлек
  • 23 Март 2020 - 13:00
  • Караулар: 24

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүген көндез һәм кич, шулай ук 24 март көндез республикада күпләп кар явачагын искәртә. 

Шулай ук буран, бозлавык, кар көртләре булачак. Күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, җилнең тизлеге төнлә 17-22 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с булырга мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, электр тапшыру линияләрендә, шулай ук авылларда электр челтәрләрендә аварияләр килеп чыгарга мөмкин.

Моннан тыш, төзелеш конструкцияләренең җимерелеп төшүе, йорт түбәләренә зыян килүе, карт агачлар һәм реклама такталарының аву куркынычы да бар.

Сак булыгыз!

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*