ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Юлда йөрү иминлеге – игътибар үзәгендә
Иминлек
  • 10 Март 2020 - 16:32
  • Караулар: 30

Бүген «Түбән Кама – Кызыл Чапчак» шәһәр яны автобусында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре пассажирларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр. Мәсәлән, автобусны әйләнеп узарга ашыгырга кирәкми, киткәнен көтеп тору күпкә куркынычсызрак.

Профилактик әңгәмә ахырында һәр пассажир бүләккә кечкенә фонарьлар алды, ул, кирәк очракта , машина йөртүченең игътибарын җәлеп итәчәк һәм төрле куркыныч хәлләрдән сакланып калырга булышачак.


ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре автовокзалда, шулай ук авыл җирлекләрендә ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрергә планлаштыра.

2019 елда Түбән Кама муниципаль районы юлларында юл-транспорт фаҗигасендә 17 кеше һәлак булган, шуларның 10сы - трассаларда.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*