ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Кама сәнәгать зонасында янгын сүндерү буенча өйрәнүләр узды
Иминлек
  • 13 Февраль 2020 - 14:25
  • Караулар: 23

Бүген Түбән Камада янгын сүндерү буенча масштаблы өйрәнүләр узды. Легенда буенча, янгын промзонада чыккан. Кайнар парлы торба шартлап, нефть таралган, аңа ут капкан. Аны 40 тан артык янгын сүндерүче 45 минутта сүндергән.

Оештыручылар сүзләренә караганда, янгын сүндерү өчен өч хәрби участок булдырылган: беренче төркем янган резервуарны суыткан, икенчесе нефть агымын сүндергән, өченчесе күбек сиптергән. Янгын сүндерүчеләр оператив штаб төзергә, телефон элемтәсе линиясен үткәрергә һәм тавыш җайланмалары урнаштырырга да тиеш булган.


«Без производство объектларында мондый күнекмәләрне һәм өйрәнүләрне даими уздырабыз,- ди ОФПС-1 җитәкчесе Алексей Шаповалов. - Төп максат - янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре, объектлар персоналы һәм тормыш иминлеген тәэмин итү хезмәтләренең җайга салынган уртак эшен булдыру».

   Фото: Руслан Хәйруллин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*