ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Түбән Камада чыккан янгында 13 кеше эвакуацияләнгән
Иминлек
  • 14 Гыйнвар 2020 - 17:46
  • Караулар: 54
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Түбән Кама шәһәрендә янгын буенча рәсми мәгълүматлар бирде.

Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, Түбән Кама шәһәренең Җиңүнең 30 еллыгы урамы 10 нчы йортында янгын чыгу турында шалтырату  16:27 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын йортның  алтынчы катында чыга.  Янгын   коткаручылар  тарафыннан 16:59  сәгатьтә тулысынча сүндерелә.  9  кеше «Патриот» үзәгенә эвакуацияләнә, 3 бала коткарыла.

Соңрак дүртенче коткарылган бала турында билгеле булды. Тугыз айлык сабыйны янгын сүндерүчеләр, автобаскычтан менеп, күтәреп алып төшәләр.

Янгынның сәбәбе ачыклана һәм мәйданы билгеләнә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*