ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Игътибар: бүген кич Түбән Камада кинәт салкынаю көтелә
Иминлек
  • 19 Ноябрь 2019 - 15:45
  • Караулар: 27

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе 19 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә республикада кискен салкынаю көтелә, дип кисәтә: төнлә һәм иртән -11 -160, көндез -8 -130. Юлларда бозлавык.

Артык туңу һәм өшүне булдырмас өчен, кирәк булмаганда урамга чыкмаска, урамда балалар, йорт хайваннарын озак тотмаска һәм ерак юлга чыгудан тыелырга кирәк.

Өшүнең төп риск факторлары: кысан һәм дымлы кием-салым һәм аяк киеме, кан тамырларына бәйле проблемалар, алкоголь исереклеге, шулай ук көчсезлек һәм ару-талу. Артык туңуны булдырмас өчен катлы итеп киенегез, җылы стелькалар һәм йон оекбашлар киегез – алар дымны сеңдерә, аяклары коры калдыра, салкынга җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфтан башка чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.

Шумый торган аяк киеме әзерләгез. Сак булыгыз, ашыкмагыз, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкәннәргә резин очлыклы яки очлы шиплы махсус таяк кулланырга киңәш ителә.

Бозлавык барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга җитди куркыныч тудыра. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында җитешсезлекләр килеп чыгу куркынычы кискен арта. Машина йөртүчеләргә көтелмәгән тормазлаудан качарга кирәк: кирәк булган очракта тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормазлау вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басу - арттан килүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал булып тора. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренә торган

жилет кулланырга. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә дә куркынычсызлык турында истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, кайнар чәй запасы булдырырга, мөмкин кадәр ягулык запасы булдырырга.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе урынында гына кисәргә киңәш ителә. Юл өслеге тайгак булганга, автомобильнең тормоз юлы шактый арта, шуңа күрә килүче транспорт алдыннан трасса аша йөгереп чыкмаска. Транспорт агымына каршы хәрәкәт итәргә.

Ерактан күренә торган жилеттан файдаланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә!

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*