ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
54 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
Түбән Кама районында көчле җил һәм бозлавык көтелә
Иминлек
  • 31 Октябрь 2019 - 12:35
  • Караулар: 70
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә җәйге шиннарны кышкыларына вакытында алмаштырырга киңәш итә һәм барлык автомобильчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.

Эстакадалар, күперләр аша узганда аеруча сак булырга кирәк, чөнки нәкъ менә шушы урыннарда бозлавык ихтималы зур.

Шоферлар катлаулы метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. 

Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә саклык таләп итә. Алар  бары тик җәяүлеләр юлы буенча гына йөрергә  һәм светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Юл аша чыгар  алдыннан, һичшиксез, тукталырга, барлык транспорт чараларының туктап калуына һәм үткәрергә әзер булуына инанырга кирәк.

Бала белән юл аркылы чыкканда, аны күтәреп чыгарга кирәк. Өс киемнәренә яктылык кайтаручы билгеләр беркетергә киңәш ителә.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен истә тотарга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы булдырырга чакыра.

Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап, дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

gibdd.tatarstan.ru материаллары буенча.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*