ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Балалар иминлеге аерым игътибарга алыначак
Иминлек
  • 29 Октябрь 2019 - 13:29
  • Караулар: 25
Көзге каникул башлану сәбәпле, 30  октябрьдән 6  ноябрьгә кадәр  Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре  юлларда балалар иминлеген аерым игътибарга алачак.

Каникул вакытында юлларда  машина салоннарында балаларны утыртып йөртү өчен махсус утыргычларның булуы аеруча тикшереләчәк. Моннан тыш, яшь җәяүлеләр дә аерым күзәтү астына алыначак. Юл кагыйдәләрен бозган балалар турында мәгълүматлар алар белем алган уку йортларына җибәреләчәк.

ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, соңгы 9 айда Түбән Кама муниципаль районы юлларында балалар катнашында 54 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда  56 бала тән җәрәхәте алган. 

Көндезге яктылык кимү һәм һава шартларының үзгәрүенә бәйле рәвештә,  Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне игътибарлы һәм сак булырга чакыра.


   
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*