ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Сак булыгыз:Түбән Камада кыргый һәм йорт хайваннары тешләүнең 575 очрагы теркәлгән
Иминлек
  • 24 Октябрь 2019 - 13:12
  • Караулар: 39
8 ай эчендә Түбән Камада кыргый һәм йорт хайваннары тешләүнең  575 очрагы теркәлгән. 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре түбәнкамалыларны сак булырга өнди, чөнки хайваннар куркыныч авыру – котыру авыруын таратучы булырга мөмкин. Инфекция кешенең үзәк нерв системасын зарарлый. Зарарлану, нигездә, авыру хайваннар тешләгәндә  аның селәгәе төрле яраларга, лайлалы тышчага эләгүе сәбәпле була.

Авыруның инкубация чоры  берничә көннән алып 1 елга кадәр һәм аннан да күбрәк тәшкил итә. 

Бала зыян күргән очракта балалар хастаханәсенең травмпунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хайваннар (йорт яки кыргый) һөҗүменә дучар ителгән һәр  кеше Түбән Кама үзәк хастаханәсенең травмпунктына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Зыян күрүче,  хайванның төренә карап,  3 - 6 уколлык дәвалау курсы ала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*