ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Түбән Кама сәнәгать зонасында чыккан янгын сүндерелде
Иминлек
  • 16 Сентябрь 2019 - 09:03
  • Караулар: 40

Шәһәр халкына куркыныч янамый, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Сәнәгать зонасында янгын чыгу турындагы хәбәр бүген коткаручыларның кизү пультына тугызынчы дүрт минутта килеп ирешкән. «Беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе урынга килү белән, ректификация колоннасының түбән өлешенең 3 метр биеклектәге факел рәвешендә януы ачыкланды», - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.

Түбән Кама янгын сүндерү-коткару гарнизоны көчләре һәм чаралары янгынны 8 сәгать 36 минутта сүндерүгә иреште. 17 берәмлек техника һәм 41 кешедән торган шәхси состав эшләде. Коткаручылар җибәрелде, әлегә урында ике автоцистерна калдырылды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*