ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Ел башыннан Түбән Камада 65 кеше машина йөртү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм ителгән
Иминлек
  • 04 Сентябрь 2019 - 12:25
  • Караулар: 23

Түбән Камада «Куркынычсызлык каешы» акциясе дәвам итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре оештырган акция сентябрь ахырына кадәр барачак.

“2019 елның сигез аенда 6 меңгә якын машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 606 кеше балигъ булмаганнарны махсус җайланмасыз йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган", - ди ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Тикшеренүләр нигезендә, куркынычсызлык каешын куллану машина йөртүченең һәм алгы утыргычтагы пассажирның һәлак булу ихтималын – 50% ка, арткы утыргычтагы пассажирныкын 25% ка киметә.

Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе руль артына исерек хәлдә утыручыларны да тоткарлый. Бу сәбәп белән быел Түбән Камада 593 кеше (65 е –гомерлеккә) машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, аларның 41е административ җаваплылыкка тартылган. Түбән Камада төрле сәбәпләр белән барлыгы 1200 дән артык кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

Моннан тыш, атна буена шәһәрдә һәм Кама Аланында урамнарда җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм волонтерлар кизү тора. Бу уку елы башлану белән бәйле.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*