Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Гөмбә җыйсаң, белеп җый
Иминлек
  • 04 Август 2019 - 10:12
  • Караулар: 28

Гөмбә чоры, өстән яңгыр явып торуга карамастан,  табигатьнең бу сыен яратучыларны урман-кырларга дәшә, әмма гөмбә ашап, сәламәтлеккә җитди зыян салырга да мөмкин, шуңа күрә иң мөһиме – аларны белеп җыю һәм дөрес эшкәртү.

Күптән түгел район үзәк хастаханәсенә гөмбә ашап агуланган  38 яшьлек түбәнкамалы китерелгән.  Бәхеткә, аңа вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән һәм шул ук көнне ул өенә чыгарылган.


«Агулануның беренче билгеләре - күңел болгану, косасы килү, эч авырту, әйберләрнең ике булып күренә башлавы. Әгәр кеше гөмбә ашап агуланса, кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәме чакыртырга һәм шунда ук ашказанын юдыру эшенә керешергә кирәк: күп күләмдә сыеклык эчерергә ( бер литрдан да ким түгел) һәм агуланган кешене костырырга кирәк. Моны ашказаны чистарып беткәнчегә кадәр эшләргә кирәк. Шуннан соң теләсә кайсы абсорбент, мәсәлән, активлаштырылган күмер эчерергә кирәк. Су, чәй, морс эчерүне дәвам итәргә кирәк», - ди ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Иван Обручников.


Ничек агуланмаска?

1. Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы – бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, эшкәртергә кирәк.

2. Аз-азлап кына ашарга.

3. Кулдан сатып алмаска.

Гөмбә белән агулану гөмбә төреннән генә түгел, бу ризыкны күпме ашавыңа да, кешенең яшенә, аның сәламәтлегенә дә бәйле. Агулануны балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аеруча авыр кичерә. Бала организмы гөмбәне, гомумән, эшкәртә алмый. Шуңа да табиблар 14 яшькә кадәр гөмбә ашамаска киңәш итә. Бавыр, бөер, ашказаны  авырулары булган кешегә дә артык күп ашаудан тыелырга кирәк. Хәтта сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да күбрәк гөмбә  ашау киңәш ителми.

Гөмбәнең җир астындагы җепселләре була. Ул әйләнә-тирәдән минераль матдәләрне үзенә суыра. Әгәр бу җир зарарлы матдәләр белән тулган икән, гөмбә составында да агулы матдәләр бар дигән сүз. Ә гөмбәдәге авыр металларның тозы бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә.

Халык шәһәр парк-скверлары, ишегаллары, автомобиль юлларында җыелган гөмбә ашап та агуланырга мөмкин. Киптерелгән, тозланган, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрнең яраклылык вакыты – 6 ай. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*