ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
Түбән Кама коткаручылары республика бәйгесендә җиңү яулады
Иминлек
  • 25 Июль 2019 - 13:36
  • Караулар: 118

Кама Аланында республика газ һәм төтен агуыннан саклау хезмәте звенолары арасында һөнәри бәйге узды. Быелгы 41 нче ярыш хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алуга багышланды.

Ярышта 18 команда катнашты. Башта янгын сүндерүчеләрнең белемнәрен теоретик яктан тикшерделәр: алар хезмәтне саклау һәм авария-коткару мәсьәләләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң гамәли сынаулар башланды: җылылык-төтен камерасына разведка һәм зыян күрүчене коткару, торба-тоннель, койма һәм асылмалы күпер аша узу, күп катлы бинада янгын сүндерү һәм зыян күрүчене бау аша төшерү.

Бәйгедә Түбән Кама районының 62 нче янгын сүндерү-коткару часте җиңү яулады, алар төп призга – күчмә кубокка ия булдылар. Икенче урында - Алабуга районы 75 нче янгын сүндерү-коткару часте, өченчедә - Азнакай районының 87 нче янгын сүндерү-коткару часте.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*