Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Камада кыргый киндерне юк итү ысулларын үзгәртәчәкләр
Иминлек
  • 24 Июль 2019 - 09:56
  • Караулар: 38

Түбән Камада болыннарда үсүче кыргый киндер белән көрәш бара. Апрель аенда ТР Президенты республика территориясендә составында наркотиклар булган үсемлекләрне юк итү бурычын куйды. Бүген Түбән Камада наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында әлеге мәсьәлә үтәлеше тикшерелде.

Утырышта авыл җирлекләре башлыклары һәм көч ведомстволары вәкилләре катнашты.

Эшне тамырдан үзгәртергә кирәк- киңәшмәдә катнашучылар шундый фикергә килде. Эчке эшләр идарәсе күзәтчелекне көчәйтергә һәм җир хуҗалары өчен штраф санкцияләрен ешрак кулланырга вәгъдә итте, ә авыл җирлекләре башлыклары кыргый киндер үсентеләрен көчле тәэсир итүче гербицидлар белән эшкәртү тәкъдимен кертте.


Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кыргый киндерне чабып яндыру эшләре бара, әмма үсемлекнең тамыры исән кала һәм, әлбәттә, тиздән ул кабат баш калкытачак. "Елдан-ел шул ук хәл. Басулар эшкәртелмичә, сукаланмыйча, берни дә үзгәрмәячәк”, - ди авыл җирлеге башлыгы.

Үсемлекләр белән көрәшнең яңа вариантын эшләү өчен өстәмә чаралар кирәк. Илнар Бәдретдинов районда киндер басуларының фаразланган масштабларын билгеләргә һәм аларны бетерү буенча якынча сметаны төзергә кушты. "Без киләсе елга мондый вариантны булдырырга тиеш”, - дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Чыгымнарны кем каплар – әлегә билгесез. Җирлек башлыклары, җирләрдән файдаланучы агрофирмаларга, эшчеләрне яллауга, гербицидлар сатып алуга һәм басуга техника чыгаруга караганда, штраф түләү җиңелрәк, дип зарлана. Хәзер юридик затлар өчен санкцияләр күләме – йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр.

“Мәк” операциясе республикада сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Киндер үскән җирләргә юлыккан кешеләрнең полициягә хәбәр итүләре сорала.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*