Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
Ай дәвамында: белгечләр Түбән Камада транспорт системасының торышын анализлаячак
Иминлек
  • 18 Июнь 2019 - 12:26
  • Караулар: 27

Бүген Түбән Камага Ространснадзор комиссиясе килде. 15 июльгә кадәр ул шәһәр һәм районда планлы тикшерү үткәрәчәк.

Белгечләр юл хәрәкәтен оештыру, транспорт куркынычсызлыгы, мәктәп маршрутлары челтәрләре таләпләрен үтәүне, навигация контроле торышын һәм башкаларны анализлаячак. "Әйтик, балаларны ташу буенча безгә автобусларның кайсы елда заводтан чыгарылуын, аларның маркаларын, күпме километр үткәннәрен, ГЛОНАСС системасында мониторинг ничек гамәлгә ашырылганын белергә кирәк", - дип билгеләп үтте Анатолий Жаренков, халыкара автомобиль йөртүләрен контрольдә тоту, автотранспорт һәм автомобиль юллары күзәтчелеге Кама буе бүлеге башлыгы.

Алдагы шундый ук тикшерү берничә ел элек үткәрелгән иде. "2016 елда минималь кисәтүләр булды, - дип искә төшерде Анатолий Жаренков. - Быел да шулай булыр, мөгаен".

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*