ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
4 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
Түбән Камада 15 нче катка менә торган автономияле лифт булдырылды
Иминлек
  • 14 Июнь 2019 - 14:40
  • Караулар: 106

Соңгы өч елда «Нижнекамскнефтехим» җитәкчелеге федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының янгын сүндерү-коткару бүлекләре өчен өч янгын сүндерү автомобиле сатып алды. Киләчәктә тагын ике автомобиль – автоцистерна һәм элемтә һәм яктырту автомобиле сатып алыначак.

Күптән түгел генә янгын сүндерүчеләрнең автомобиль паркы «КАМАЗ» автомобиле базасында АЛ-50 заманча янгын автобаскычы белән тулыланды. Республикада иң югары автобаскычларның берсе, аның биеклеге 50 метр тәшкил итә, гадәттән тыш хәл булган очракта, кешеләрне производство территориясендә урнашкан биек биналардан гына түгел, биек технологик колонналардан һәм установкалардан да коткарырга мөмкинлек бирә. Машина махсус лифт белән җиһазландырылган, аның кабинасы 300 кг йөкләнешкә түзә, димәк, кирәк булганда, 15 катлы бина биеклегеннән якынча 5 кешене сыйдыра һәм коткарып кала ала. Сүз уңаенда, коткаручыларга баскычтан төшәргә кирәкми, аларны коткаручылар лифт белән төшерәләр.

Бу заманча машинаның үзенчәлеге кешеләрне коткаруда гына түгел. Биеклектә янгын булган очракта, янгын сүндерү җайланмасын өскә күтәрергә ярдәм итә.

Машина йөкләнеш астында сынау узды һәм хәзер 47 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең хәрби расчетына куелды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*