Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: көннәр эссе булса да, әлегә елга-күлләрдә су коену рөхсәт ителми
Иминлек
  • 11 Май 2019 - 14:06
  • Караулар: 54

Су әле җылынмаган, температурасы 12 градустан артмый, шунлыктан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  кисәтә: көн эссе булса да, май аенда  су керү сәламәтлек өчен куркыныч.

 Салкын суда тәнне көзән җыеру ихтималы зур. Моннан тыш, кояшта җылынып,  кисәк боз кебек салкын суга кергәч, йөрәк туктарга мөмкин.

Су янында ял итү вакытында  сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Төптә төрле чокырлар, агач ботаклары  һәм башка әберләр булырга мөмкин. 

Яр буенда алкоголь эчүдән тыелырга кирәк. Исерек килеш су керү фаҗигагә китерергә мөмкин. Яр буйларында балалар белән ял иткәндә, аларның куркынычсызлыгы турында истән чыгармаска кирәк.

Коену сезоны  1 июньнән ачыла. Хәзерге вакытта  республиканың муниципаль берәмлекләрендә  пляжларны әзерлиләр, анда коткару постлары урнаштырылачак. Шулай ук сулыкларның төбен чистартачаклар, кирәкле көнкүреш инфраструктурасы булдырачаклар. Җәй дәвамында һәр пляжда көн саен коткаручылар  кизү торачак, рөхсәтсез су коену урыннарында инспекторлар махсус рейдлар үткәрәчәк.






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*