Рус Тат
Түбән Камада юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды
Иминлек
  • 20 Март 2019 - 16:57
  • Караулар: 53
Бүген Советлар йортында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе башлыгы Владимир Ветлугин һәм Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рөстәм Гарипов катнашында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды.

Узган ел нәтиҗәләре буенча район территориясендә 274 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 13 кеше һәлак булган һәм 359 кеше тән җәрәхәте алган. Чагыштыру өчен, 2017 елда бу саннар 257, 15 һәм 318 очракны тәшкил иткән.



Авария нәтиҗәләрен анализлаудан күренгәнчә, җәяүлеләр катнашында еш килеп чыгучы һәлакәтләрнең  8 урыны теркәлгән.  Юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга йогынты ясаучы факторларга урам-юл челтәренең торышы да керә: декабрь-гыйнвар айларында гына да район җирлегендә  61 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган, 56 кеше тән җәрәхәте алган. 15 очракта һәлакәт  машиналар юлының начар хәлдә булуыннан килеп чыккан.

Балалар иминлегенә килгәндә, узган ел  алар катнашында 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 сабый һәлак булган һәм 67 бала тән җәрәхәте алган.



"Профилактик эшләр өчен яңа алымнар эзләргә кирәк, - диде  Айдар Метшин. - Әлбәттә, без күп кенә әңгәмәләр, очрашулар, лекцияләр үткәрәбез. Әмма хәзер безгә профилактика эшчәнлегенең сыйфаты турында уйларга кирәк. Моның өчен "Велики" автошәһәрчегендә бик яхшы мөмкинлек бар, анда балалар белән практик күнекмәләр эшләп була. Алган белемнәрне кулланырга өйрәнүнең иң яхшы ысулы булып, нәкъ менә тәҗрибә  тора".

Рөстәм Гарипов укучыларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч тамгалар булырга тиешлеген дә әйтеп үтте. "Бу мәсьәлә  авыл җирлекләре өчен аеруча актуаль, - дип билгеләде Айдар Метшин. - Шуңа күрә хәзер безгә аны өйрәнергә һәм чишү юллары белән шөгыльләнергә кирәк". Моннан тыш, район башлыгы балаларны мәктәп автобусларында  ташуда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә тукталды.  Бүгенге көндә  районда 14 мәктәп автобусы исәпләнә. "Алар чиста, җылы, уңайлы, ә урам-юл челтәре куркынычсыз булырга тиеш", – дигән бурыч куйды район башлыгы.

Киңәшмәдә район җирлегендә автомәктәпләр эшчәнлеге турында да фикер алышынды. Түбән Камада аларның саны -  9. Узган ел 16542 түбәнкамалыга машина йөртү таныклыгы бирелгән, шулар арасында 2368 кеше мондый таныклыкка автомәктәптә белем алганнан соң,  беренче тапкыр ия булган. Машина йөртү таныклыгын алуга квалификация имтиханнарын беренче тапкырдан уңышлы тапшыруның уртача күрсәткече  42.5% тәшкил итә.



2018 елда Түбән Кама территориясендә ике елга кадәр машина йөртү стажы булган автомобильчеләр гаебе белән 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 9 кеше яраланган. Рөстәм Гарипов автомәктәп җитәкчеләрен дәресләргә йөрүне контрольдә тотуны, практик дәресләр үткәрүне көчәйтергә чакырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе башлыгы Владимир Ветлугин эчке имтихан нәтиҗәләренә, укучыларның курсларга килүенә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады. Айдар Метшин бу эштә белем бирү сыйфаты югары  булырга тиешлеген билгеләп үтте.



 Киңәшмәдә катнашучылар Түбән Камада урам-юл челтәренең торышы турында да фикер алышты.   Узган елның ноябрь аенда Түбән Кама депутатлары шәһәр урамнарына чыгып, кичекмәстән төзекләндерү таләп ителүче урыннарны билгеләде. Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин бу җәһәттән кабул ителгән карарлар белән таныштырды. Бу проектларны гамәлгә ашыру өчен бүгенге көндә 17,5 млн сум акча кирәк. Айдар Метшин бу  мәсьәләләрнең хәл ителергә тиешлеген билгеләп үтте,  шулай ук район башлыгы  "Мәктәпкә куркынычсыз юл" программасына аерым тукталып, яңа уку елына балаларның мәктәпкә яки өстәмә белем бирү учреждениеләренә йөри торган юллары барлык кагыйдәләр буенча  төзекләндерелергә тиешлеген ассызыклады.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*