Рус Тат
Түбәнкамалыларны көнкүрештә табигый газны дөрес кулланырга өйрәтәчәкләр
Иминлек
  • 14 Февраль 2019 - 15:09
  • Караулар: 52
15 февральдә "Бердәм Россия"  партиясе барлык төбәкләрдә  "Грамоталы кулланучы мәктәбе" проектын эшләтеп җибәрә. Ил халкын көнкүрештә газны дөрес кулланырга өйрәтәчәкләр.

"Онлайн-курс һәм видеоматериаллар эшләнәчәк, без илнең барлык төбәкләрендә кешеләр өчен белем бирү семинарлары үткәрәчәкбез", – ди "Грамоталы кулланучы мәктәбе" координаторы Александр Козлов.
 
«Татарстанда мәктәп укучылары өчен газ белән куркынычсыз эш итү һәм чүпне сортларга аеру буенча махсус дәресләр узачак. Шулай ук без йортлар буенча җаваплы кешеләрне укытырга планлаштырабыз", - дип ачыклык кертте проектның төбәк координаторы Дмитрий Романов.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*