Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Республикада янгынга каршы махсус режим кертелә
Иминлек
  • 06 Декабрь 2018 - 10:42
  • Караулар: 19
2018 елның 20 декабреннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелә.

Ул пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату урыннарында тикшерүләр үткәрергә, аларны кешеләр күп җыела торган һәм шартлау, янгын чыгу куркынычы булган объектлар янында куллануны чикләргә мөмкинлек бирәчәк.Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе пиротехника буенча рейдлар үткәрәчәк. Махсус режим таләпләрен бозучылар дүрт мең сумга кадәр штрафка тартылачак



Янгыннан саклану чаралары турында искәртеп үтәбез.

Чыршыны бизәү алдыннан иң беренче чиратта аны сулы яки комлы савытка утыртырга кирәк. Чыршының  нык булуын, ботакларның диварга, ә очының түшәмгә тиеп тормавына игътибар итегез . Шулай ук яшел агач җылыту җайланмаларыннан ерактан торса да комачау итмәс. Бизәгәндә исә, кәгазьдән, мамыктан, саламнан ясалган уенчыкларны кулланмагыз, чөнки кәгазь, мамык, салам белән бизәү шәм, бенгаль утларын кабызу янгын чыгуга китерә дә инде. Еш кына чыршы янында балалар шаярып ут төртергә ярата. Бәйрәм көне балалар үзләренә аеруча игътибарлы булуын сорый. Өйдән, бинадан чыгып киткәндә электр җиһазларын, гирлянданы сүндереп чыгыгыз.



Аеруча петардалар белән сак булыгыз, алар 40 градус җылыда үзләреннән-үзләре яналар, шартлыйлар. Шунлыктан уенчык шартлаткычлар сатып алганда аларның иминлек документлары белән кызыксыныгыз. Бина эчендә бәйрәм чарасы барганда бенгаль утлары кабызмагыз, фейерверклар, петардалар шартлатмагыз. 






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар