Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Яктырткыч билгеләрнең әһәмияте зур
Иминлек
  • 04 Декабрь 2018 - 15:22
  • Караулар: 26
Түбән Камада "Караңгыда күрен!"  акциясе  башланды. Аның кысаларында дистәдән артык чара – рейдлар, флешмоблар, матбугат конференциясе һәм башка эшләр оештырылачак. Чараның төп максаты -  мөмкин кадәр күбрәк шәһәрлеләрне  фликерлардан файдалануга җәлеп итү.

 Фликер – инглиз сүзе, “җемелдәүче”, “яктыртучы” мәгънәсенә ия. Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре җәмәгатьчелек арасында әлеге яктырткыч билгеләрнең тормыш иминлеге өчен әһәмиятен аңлату өстендә зур эш алып баралар, төрле чаралар үткәрәләр. 

 2018 елда Түбән Кама муниципаль районында  транспорт чараларының  җәяүлеләрне  бәрдерүенең 97 очрагы теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 98 кеше җәрәхәт алган. Татарстан буенча 1 252 очракта җәяүле бәрдерелгән. "Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысыннан артыгы тәүлекнең караңгы вакытында, өс  киемендә  яктылык кайтаручы элементлар булмаган җәяүлеләр белән булды", - дип аныклыйлар "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт учреждениесендә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар