Рус Тат
Түбән Кама коткаручылары заманча җиһазландырылган "Хивус- 6" судносына ия булды
Иминлек
  • 01 Ноябрь 2018 - 23:03
  • Караулар: 19
Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең коткару станциясендә Түбән Кама коткаручыларына  заманча җиһазландырылган "Хивус- 6" судносы тапшырылды.

Судноны тапшыру турындагы килешүгә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин кул куйды. 

"Түбән Камада халыкның иминлеген тәэмин итү өчен бик күп эш башкарыла,- дип билгеләп үтте Рафис Хәбибуллин.- Биредә янгын сагының барлык төрләре дә эшли, куркынычсызлык мәсьәләләре мөһимлеген һәрвакыт аңлау бар. Бүген Түбән Камада яшәүчеләрнең иң зур хыялы тормышка ашырыла:  әлеге көймә ярдәмендә "кышкы" объектлар да сакланачак".



Чыннан да, катер-амфибияне елның теләсә кайсы вакытында кулланырга мөмкин, аңа  ихтыяҗ  боз кату һәм язгы боз эрү вакытында зур булачак, чөнки бу вакытта кечкенә суднолар һәм кар чаналары куллану мөмкин түгел. Судноның тизлеге суда - сәгатенә 50 километрга, коры җирдә 70 километрга җитә ала, ул 40 см биеклектәге каршылыкларны үтә ала. Аңа алты кеше сыя ала. Әлеге көймә Түбән Кама муниципаль районына ТР Президентының Куркынычсызлык советында кабул ителгән карары нигезендә тапшырылды. 



"Халыкның иминлеге -  теләсә кайсы территориянең яшәешен тәэмин итүнең иң төп аспектларыннан берсе. Һәм без бу функцияләрне үтәргә тиеш, - дип ассызыклады Айдар Метшин. - Бүгенге вакыйга, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, безнең су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә булышлык күрсәтәчәк".Килешүгә кул куйганнан соң,  суда һәм коры җирдә әлеге  судноның мөмкинлекләре күрсәтелде. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*