Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Сухрау авылында Юл хәрәкәте иминлеге көне узган
Иминлек
  • 21 Сентябрь 2018 - 08:40
  • Караулар: 49
Түбән Кама районының Сухрау авылы аша төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы үтә, шуңа күрә монда зур куркыныч та бар: ата-аналар мәктәпкә баручы балалар өчен борчыла, пенсионерлар исә юл аша чыгарга куркалар, авыл янында юл һәлакәтләре күп була, дип хәбәр итә ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Көзге чорда юлларда күз күреме яңгырлар, томан аркасында кими, ә юеш асфальт кинәт маневрларга һәм тизләнергә мөмкинлек бирми. Яктыртылмаган участокларда җәяүле кеше бөтенләй күренмәскә дә мөмкин.



Барлык бу фактларны истә тотып, Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен Юл хәрәкәте иминлеге көне оештырган. Балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, велосипедчының мәҗбүри экипировкасы, өс киемендә яктылык кайтаручы фликерларның булырга тиешлеге турында сөйләгәннәр.



Мәдәният йортында балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылган, яшь инспекторлар отряды агитбригада белән чыгыш ясаган.



Конкурс җиңүчеләренә дипломнар һәм бүләкләр тапшырганнар, яшь инспекторлар яктылык кайтаргыч костюмнарга ия булганнар, башлангыч сыйныф укучыларына махсус дәфтәрләр таратылган. 

 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар